Әдәби салон укучыларын көтә
Агымдагы елның 18нче февралендә сәгать 13.00дә Татарстан Республикасының Милли музеенда үз эшен Әдәби салон башлап җибәрә. Аның беренче утырышы шагыйрь-фронтовик Фатыйх Кәримнең тууына 100 яшь булуга багышланачак (1909-1945).
Фатих Кәримнең гомере һәм иҗаты турында профессор, социология фәннәре докторы А.З.Гыйльманов, тикшеренүчләр - Р.Мостафин, Т.Галиуллин, Ф.Галимуллин, Ф.Кәрим исемендәге премия лауреатлары Ренат Харис белән Рәдиф Гаташ, шагыйрьнең туганнары – кызы Ләйлә Кәримова, оныгы Артем Кәримов сөйләячәк. Аудитория ролен КДУның “Әллүки” һәм КДГПУның “Илхам” әдәбият җәмгыятьләре башкара.
Беренче очрашуда “Соңгы дәфтәр” китабының факсимиле басмасын тәкъдир итү дә каралган. Шулай ук Фатих Кәримнең мемориаль саналган истәлекләреннән торган күргәзмә дә эшләячәк. Соңгысында шагыйрьнең пуля тишкән шинелен һәм аяк киемен, туганнарына һәм якыннарына атап язган хатларын, шигырьләре тупланган дәфтәрләрен күреп булачак, дип хәбр итә Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы рәсми сайты.
Әдәби салон музейда инде дистә елдан артык оештырыла. Җыен язучы һәм шагыйрьләрне, сәнгать кешеләре, студент һәм өлкән сыйныф укучыларын берләштерә.