Дин өлкәсендә гыйльми дәрәҗәләр расланды
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы дини гыйльми дәрәҗәләрне таныды. Бу турыда Мәскәүдә ачылган Раштуа белем бирү укуларында мәгариф министры Андрей Фурсенко үзе хәбәр иткән.
Хәзер дини уку йотларына лицензия бирелгәндә дини гыйльми дәрәҗәләре булган укытучыларга дөньяви фәннәрне укытучы коллегалары белән бер тигез хокуклар биреләчәк. Икенче төрле өйткәндә, дини югары уку йортларында дәүләт тарафыннан расланган профессорлар барлыкка киләчәк. Бу, үз чиратында, “Мәгариф турындагы” законга 2008 елда ук кертелгән төзәтмәләрне тормышка ашырыга мөмкинчелек бирәчәк. Сүз дини югары уку йотларына дәүләт лицензиясен бирү турында бара. Бүгенге көндә мондый лицензиягә Россиянең өч кенә семинариясе ия (Мәскәү, Соленски һәм Хабаровски семинарияләре). Тиздән бу исемлек зураячак.
Алай гына да түгел, министр сүзләренә караганда, киләчәктә семинарияләрдә Бөтенроссия аттестацион комиссия тарафыннан расланган диссертацион советлар да булдырылачак. Бу очракта уку йортлары диварларыннан әллә ни ерак китми генә хәтта дөньяви гуманитар фәннәрдән дә диссертацияләр яклау мөмкинлеге туачак.
Чыганак: www.5ballov.ru