Урта Саз мәктәбенең алга таба үсеш юллары ачык
Түбән Тәүде районының Саз-Тарман урта мәктәбе белән 2003 елдан башлап Россиянең шәрәфле мәгариф хезмәткәре, талантлы педагог Җәлилә Мөнир кызы Туйчикова җитәкчелек итә. Ул Вагай районының Кундан авылында туып үскән, Д.Менделеев исемендәге Тубыл педагогия институтының химия-биология факультетын тәмамлаганнан соң, Саз мәктәбенә юллама белән килгән, шунда төпләнеп калган.“ Кечкенәдән укытучы булу турында хыялланып үстем, яраткан эшемдә булуым белән бәхетле мин”, - ди тыныч сабыр холыклы, әмма эштә җитез Җәлилә ханым.
Мәктәпкә килеп керүгә күзгә бер нәрсә ташланып гаҗәпләндерә: фойедагы, җиһазлар – йомшак диван-кәнәфиләр, зур көзге, гөлләргә күмелгән табигать почмаклары – барлык җиһаз 6 ел элек мәктәп ачылышында булган төсен саклап, чисталык, сафлык дулкынын бөркеп торалар шикелле тоела. Ә инде укыту-тәрбия эшенең асылына төшенеп өлгерсәң, монда укытучылар белән укучыларның бер гаилә булып яшәүләрен белеп, бернинди тупаслыкка урын булмаган җылы атмосфераны тоеп, рәхәтләнәсең.
Мәктәптә 85 бала укый, ләкин мәктәпне ябу куркынычы янамый, авылда яңа туган балалар саны елдан-елга артып бара, 5 елдан соң мәктәп яшендәге балалар саны 120 гә җитәчәк. Балаларны озын урам буйлап мәктәп автобусы җыеп килә, дәресләрдән соң тарата.
Информатика кабинеты компьютерлар белән җиһазландырылган, Интернетка тоташтырылган, Интернет аша мәктәп татар сайтлары, “Татар-информ” хәбәрләре белән дә даими танышып тора икән.
Балаларның иҗади сәләтләрен үстерү – саз мәктәбенең күп еллардан килгән төп юнәлеше, шунлыктан укучылары “Киләчәккә адым” дип аталган укучылар конференцияләрендә генә түгел, район күләмендә зурлар өчен үткәрелгән фәнни-гамәли конференцияләрдә дә катнашалар. Татар теле дә югары дәрәҗәдә укытыла бу мәктәптә, туган телне һәм әдәбиятны шушы авылда туып үскән, Алабуга педагогия институтының филология факультетын тәмамлаган фидакарь җанлы Вәсилә Илчебакиева укыта. Ул балаларга үз фәне буенча тирән белем бирү, нык күнекмәләр формалаштыру белән генә чикләнми, программадан тыш мәгълүматлардан, материаллардан да файдалана, балаларда милли рух, милли горурлык хисләре тәрбияләүгә дә зур әһәмият бирә, аларның иҗади сәләтләрен үстерү чараларыннан оста файдалана.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме - балалар бакчасы да мәктәптә, мәктәп структурасына кушылган, бүген анда төрле яшьтәге 21 бала тәрбияләнә, бер төркеме мәктәпкә әзерлек курсын үтә. Алар өчен барлык шартлар тудырылган, йокы бүлмәсе бар, 18 баланы кичен генә алып китәләр ата-аналар. Алар өчен авыл өлкә ярышында отып алган 500 мең сум акчаның бер өлешенә мәктәп ишегалдында типик архитектура проекты нигезендә “Мәйдан” корылмасы төзелгән.
Балаларны кайнар аш белән тәэмин итү дә әйбәт оештырылган мәктәптә, яшелчә, бәрәңгене ел буена җитәрлек итеп укучылар үзләре үстергәнлектән, бер көнлек ашау бәясе 20 сумнан артмый, ә мохтаҗ гаиләләр 10 сум гына түлиләр. Ит, балык ашлары, яшелчә, җимеш, печенье белән конфет кебек татлы ризыклар да көн саен бирелә балаларга. Җайлы мәктәп ашханәсендә өч хезмәткәр эшли.
Ата-аналар балаларын мәктәпне тәмамлаганнан соң да укытырга телиләр, шунлыктан Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек бу мәктәптә дә алгы планга куела, ярый әле аның белән мавыгып туган телгә зыян китермәскә тырыша укытучылар коллективы, алга таба туган телнең язмышы куркыныч астына куелуы аларны да бик борчый.
Мәктәп үзенең күркәм тәҗрибәсен 3-4 ел элек үзенең базасында милли мәгарифкә багышланып үткәрелгән өлкә конференциясендә тирән ачып күрсәтте.
Һәр яктан үсеш алган, югары уңышларга ирешкән бу мәктәпнең дә бер проблемасы бар икән - профессиональ әзерлекле музыка укытучысы юк. Авыл андый укытучыны я әзерлекле мәдәният белгечен аерым йорт биреп каршы алырга әзер булса да, шәһәрдән авылга килеп эшләргә теләүче кеше генә табылмый.
Шунысы да билгеле булды авыл халкы белән очрашып аралашу нәтиҗәсендә: Варис Корманбак улы Туйчиков җитәкчелегендәге Саз авылы кешеләрен бөтен ил халкын хафага салган финанс кризисы куркытмый икән. “Җиләк-җимешле урман эчендә, балыклы күл буенда, җирдә яшәгән кеше, ялкаулыкка бирелмәсә, эштән курыкмаса, беркайчан да ач-ялангач булмый, балаларын укытырга, кеше итәргә, аларны күзле-башлы итеп аякка бастырырга да акча таба, хөкүмәт тә ярдәменнән ташламый”, - диләр алар.
Шуның өстенә, җыр ярата Саз авылы халкы, җырлап яши ул.