Уку өчен сарыф ителгән еллар эш стажына керәчәк
19 Feb, 2009 Сылу 0
Һөнәри белем бирү оешмаларының көндезге бүлегендә белем алучы студентларның уку еллары янә эш стажы буларак саналырга мөмкин.
“Һөнәри белем бирү оешмаларында (техникум һәм югары уку йортлары) уку өчен киткән иминиятләштерелмәгән чорны янә эш штатына кертә торган нигезләмә әзерләдек, - диде Дәүләт Думасының Мәгариф буенча комитеты башлыгы Григорий Балыхин.
2002 елда узган пенсион реформага кадәр мондый студентларның укулары стаж булып санала. Янә шул тәртипкә кайтырга уйлыйлар. Бу очракта кызлар-егетләрнең санатория-курортларда ял итү мөмкинлеге проблемалары да хәл ителәчәк.
Чыганак: www.5ballov.ru