Илгә инженер белгечләре кирәк
Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясендә Сергей Иванов белем бирү өлкәсенең хәлен ачык белдерде: илгә, иң беренче чиратта, инженерлар кирәк.
Россиядә техник эшчеләр чыгара торган уку йортлары җитәрлек булганга, вузлардан техник эшчеләр соралмый. Әмма белгечләр әзерләүдән генә кәнәгать калып булмый.
“Без студентлар саны буенча дөньяда беренче урында торабыз”, - ди беренче министр урынбасары. – Абитуриентларның саны мәктәп чыгарылышы укучыларыннан артып китте.
Илдә “киң профильле” университет һәм институтлар үсеп чыкты. Техник вузлар инженерлар белән параллель рәвештә юристлар һәм менеджерлар әзерләп чыгаралар.
Иванов фикеренчә, югары уку йортларында конкурс шартларында бюджет финанславы алган квалификацияле һәм иҗади фикерләү сәләтенә ия белгечләр әзерләргә кирәк. Бу шулай ук, фәнни проектлар финанславына да карый. Министр урынбасары әйтүенчә, дәүләт акчалары, иң элек, экономика сферасында белгечләр чыгаручы техник вузларга адреслана.