“Мәктәпкә шахмат”
25 Feb, 2009 Сылу 0
Түбән Кама муниципаль районында шушы исем астында пилот проект тормышка ашырылачак. Бу турыда районның рәсми сайты хәбәр итә. Проектның төп максаты – мәктәп укучыларының иҗади сәләтләрен үстерү һәм тормышка ашыру.
Күптән түгел шәһәрнең 7, 9, 22, 33нче гомуми урта белем бирү оешмалары базасында башлангыч сыйныф укытучыларының “Мәктәпкә шахмат” пилот проектын тормышка ашыру” темасына муниципаль семинары узды. Биредә алдагы проект буенча мәктәпләрнең эш тәҗрибәсе белән танышу мөмкинлеге булган.