Студентлар укый башлады
Кризис шартларында югары уку йортлары студентлары тырышып укый башлаган. Бу аңлашыла да. Беркемнең дә университеттан куыласы килми. Өстәвенә, бик тырышсаң, түләүле формадан бюджет группага күчү мөмкинлеге дә бирелде. Укы гына! Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко да шундый фикердә.
Билгеле булгача, министрлык тарафыннан, кризиска каршы чара буларак, коммерция нигезендә белем алучы студентларны күпләп бюджет урыннарга күчерү тәкъдиме ясалган иде. Ләкин бер шарт – студент уку алдынгысы булырга тиеш.
Министр ассызыклавынча, студентны күчерү-күчермәү мәсьәләсен уку йорты үзе генә хәл итә. Ләкин бу процессны да министрлык үз күзәтүе астына алачак.
Югары уку йортлары ведомствога якын арада нинди факультетларда күпме буш урыннар барлыгы турында, уставта бюджет урынга күчү мөмкинлеге каралганмы-юкмы, студентларга моның өчен нинди шартлар куелган һ.б. шундый характердагы мәгълүмат җибәрергә тиеш. Андый пунктлар булмый икән, Мәгариф һәм фән министрлыгы иганәче буларак, уставка төзәтмә кертергә тәкъдим итә.