Удмуртиядә Татарстан мәдәнияте һәм әдәбияты көннәре узачак
Татарстан мәдәнияты һәм әдәбияты көннәренең максаты — Удмуртиядә татар телен, мәдәниятын һәм гореф-гадәтләрен саклау юнәлешендәге эш белән танышу, киләчәктә бу өлкәдә уртак эшчәнлек өчен мөмкинлекләр барлыгын өйрәнү. Татарстанны анда җәмәгать эшлеклеләре, язучылар, журналистлар һәм артистлар тәкъдим итәчәк.
Татарстан мәдәнияты һәм әдәбияты көннәре кысаларында Можга шәһәрендә Удмуртия татарларының милли-мәдәни мохтәрияте идарәсенең күчмә утырышы да уза. Татарстан делегатлары шулай ук “түгәрәк өстәл” утырышларында, танылган җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь, һәвәскәр композитор, автор-башкаручы Илгиз Кадыйровның 70 яшьлек юбилей кичәсендә дә катнаша. Ижау шәһәрендә кунаклар булачак татар гимназиясе бинасын карый һәм татар укучылары белән дә очраша, дип белдерә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru