«Перспектива» исемле IV Республикакүләм конкурсы кысаларында семинар уза
Татарстан Республикасы мәгариф оешмалары укучыларының инновацион фәнни-техник проектлары буенча «Перспектива» IV Республикакүләм бәйгесен үткәрү шартларына туры китереп, агымдагы елның 5 нче мартында 11:00дә өйрәтү семинары узачак.
Семинар инновацион эшчәнлек нигезләре, интеллектуаль милекне саклау һәм бәйгене оештыру мәсьәләләренә багышланачак. Семинар Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгында, Казан шәһәре, Дзержинский урамы, 3нче йорт адресы буйлап, киңәшмәләр залында узачак.
Җыенга мәгариф оешмаларында узачак бәйгеләр өчен җаваплылар, проектлар әзерләүче укучыларның педагог-кураторлары чакырыла. 2009 елның 4нче мартына кадәр семинарда катнашуыңны тәгаенләп, гариза юлларга кирәк. Соңгысы муниципаль берәмлек исеменнән җибәрелергә тиеш. Тел./факс 292-99-93, 292-40-61, 292-49-53.