Мәктәп-бакчага алар чиратсыз кабул ителә
3 Mar, 2009 Сылу 0
Мәктәп һәм балалар бакчаларына беренче чиратта хәрбиләрнең балалары алыначак. Моны рәсмиләштерүче законны икенче һәм өченче укылышта Россия Дәүләт Думасы кабул итте. Хәзер мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында, мәктәпләрдә, җәйге лагерьларда хәрбиләрнең балаларын чират зур сылтавы белән кабул итми калдыра алмыйлар.
Шундый ук төзәтмәләр “Хәрби хезмәткәрләр статусы турындагы” законга да кертелә. Баланы теге яки бу мәктәпкә урнаштыру хокукы бу очракта җирле үзидарә органнарына бирелә.
Хәрбиләр бер шәһәрдән икенчесенә еш күчеп йөри. Балаларны тиз арада бакча-мәктәпкә урнаштыру авырга туры килә. Бу мәсьәләне хәл итү өчен төзәтмәләр кертелгән дә инде.
Чыганак: window.edu.ru