Рәдиф Җамалетдинов Гарәп форумы фонды президенты доктор Халид Шәүкәт белән очраша
Агымдагы елның 10 мартында Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында ректор Рәдиф Җамалетдинов Голландиядәге Гарәп форумы фонды президенты, Гарәп киносы фестивале директоры (Роттердам, Голландия), фәнни тикшеренүләр буенча “Салиха” дип аталган оешма рәисе (Тунис) доктор Халид Шәүкәт белән очраша.
Университеттан алынган мәгълүматларга караганда, Халид әфәнде Шәүкәт Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетына Төньяк Африка илләре (Тунис, Марокко, Алжир) вәкилләрен укырга җибәрүгә нисбәтле рәвештә белем бирү өлкәсендә уңышлы хезмәттәшлек итүгә ышаныч белдергән иде. Халид әфәнде Шәүкәт Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетына вуз җитәкчелеге белән элемтәләр урнаштыру һәм хезмәттәшлек турында шартнамә төзү максаты белән килә.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru