Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы методик материаллар конкурсына нәтиҗә ясады
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы балаларны һәм яшьләрне ришвәтчелеккә каршы торырлык итеп тәрбияләү проблемалары буенча методик материалларга уздырылган республика конкурсына нәтиҗәләр ясады, дип хәбәр итә “Татар-информ”. Рәсми хәбәрләргә караганда, әлеге конкурс 2008 елның 15 октябреннән 25 декабрьгә кадәр уздырылган иде. Бәйгедә республиканың 26 муниципаль берәмлегеннән 54 хезмәт катнашкан.
Нәтиҗәдә конкурсның “Мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре һәм югары, урта махсус уку йортлары студентлары өчен автор программалары һәм методик эшкәртмәләр” номинациясендә беренче урынны - Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтының “Коррупциягә каршы сәясәт” махсус курс программасы, балалар һәм яшьләрне тәрбияләүгә кагылышлы номинациядә Әлки районының Яңа Сәлмән урта мәктәбе эшкәртмәсе (авторы А.Савинов) алган.
Бәйгенең лауреатлары да билгеләнде.