Антонимнар
24 Feb, 2008 Раил Гатауллин
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Казан шәһәре Авиатөзелеш районы 26 нчы урта мәктәбе укытучысы Гарипова Эльвира Ильяс кызы
Әйе, еш кына без бу үзгәрешләрне сизмибез дә. Шул турыда уйлап килгәндә, минем күңелгә менә мондый әкият килде. Тыңлап карагыз әле, әкияттә нинди гадәттән тыш вакыйгалар бар икән?
Борын-борын заманда
Ерак түгел Казаннан
Яшәгән ди кешеләр -
Бары да бер ишеләр.
Сәер булган ди алар:
Тумаган-үлмәгәннәр,
Еламый- көлмәгәннәр,
Йокламый-тормаганнар.
Мәктәпкә бармаганнар,
Өйгә дә кайтмаганнар,
Бик күңелсез ди монда:
Көн дә юк ди, төне дә
Гел бер төрле гомергә,
Шуңа күрә бу кешеләр
Яшь тә, карт та түгел ди,
Бу җирдә күптәннән инде
Яз да, көз дә булмый ди,
Кар да юк, ди- чирәм дә,
Эссе дә, салкын да түгел.
Уйлап карыйкмы бергә-
Ниләр җитми бу илгә?
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Антонимнар (5 нче сыйныф) | 10.24 KB |
Ресурс төре:
Предметлар: