Шәхси уку йортында бушлай белем алып булачак
Яңалык!..Дәүләт карамагында булмаган югары уку йортларында да бюджет урыннар барлыкка киләчәк. Мондый студентлар өчен барлык чыгымнарны дәүләт үз өстенә алачак. Моны раслаучы закон проектын Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы ел ахырына кадәр булдырырга планлаштыра.
Бу турыда Россия Мәгариф һәм фән министры урынбасары Владимир Миклушевский хәбәр итте.
Моңарчы бюджет урыннар Россия югары уку йортлары арасында конкурс нигезендә бүленгән. Ләкин “Югары белем һәм югары уку йортын тәмамлаганнан соң һөнәри белем алу турындагы” закон дәүләт карамаганда булмаган уку йортларын әлеге конкурста катнашудан тыя иде. Яңа закон ярдәмендә бу кимчелекне төзәтергә уйлыйлар.
Алга таба уку йортларына бюджет урыннар икътисад ихтыяҗларыннан чыгып бүленәчәк.
Чыганак: window.edu.ru