Милли музейда яңа китап тәкъдим ителәчәк
11нче мартта сәгать 15.00да Татарстан Республикасының Милли музеенда Ефим Григорьевич Бушканецның “Лев Толстойның яшьлеге. Казан еллары” дигән китабын тәкъдим итү узачак.
Тәкъдим итү тантанасында Татарстан Республикасының Милли архивы, Казан дәүләт университетының Тарих музее хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм “Казан” журналыннан вәкилләр катнашачак. Тантанага Л.Н.Толстойның Мәскәү шәһәрендәге музееннан, Ясная Поляна музейларыннан вәкилләр һәм туган якны өйрәнүче галимнәр чакырылган, дип хәбәр итә министрлыкның рәсми сайты.
“Лев Толстойның яшьлеге. Казан еллары” моңарчы билгеле булмаган архив документларына – 1840нчы еллардагы Казан турындагы материалларга, язучының Казан университеты белән бәйле истәлекләренә нигезләнеп язылган. Китапта Толстой Казан шәһәренең мәдәни тормышы фонында сурәтләнгән, шулай ук язучы күңелен мөһим борылышка китергән кичерешләргә зур урын бирелгән.
Китап чыгаруны Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы финанслаган, басманың нәшере – “Казан” журналы.