Норлат районы хәбәрләре
12 Mar, 2009 Сылу 0
Спорт һәм сәламәт яшәү елы кысаларында Норлат районының 20 мәктәбендә хоккей уйнау мәданчыклары урнаштырылачак. Һәрхәлдә район башлыгы мәгариф идарәсе алдына шундый максат куя. Иске Чаллы, Мамык, Бурметьевода хоккей тартмалары төзү өчен материаллар әзер икән. Курмалада исә малайлар инде узган атнада ук хоккей уйный башлаган, диелә республикабыз районнары порталында.