"Үз-үзеңне тәрбияләгәндә генә балага дөрес тәрбия биреп була"
2009 елның 21нче мартында Яр Чаллы шәһәренең Балалар һәм яшьләр шәһәр иҗат сараенда шушы исем астында ата-аналарның беренче республикакүләм укулары узачак. Максаты: уртак тәрбия эшенә ата-аналарны җәлеп итү, өстәмә белем бирү оешмаларында ата-аналарны тәрбияче ролендә җәлеп итә торган мәгариф программалары спектрын киңәйтү һәм башкалар.
Укуларга муниципаль берәмлек башкарма комитеты мәгариф бүлекләренең (идарәләре) тәрбия эше өчен җаваплы белгечләре, район (шәһәр) методик оешма җитәкчеләре, тәрбия эше буенча директор урынбасалары, сыйныф җитәкчеләре һәм мәгариф оешмаларының ата-аналар комитеты вәкилләре чакырыла, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Чара турында тулырак мәгълүмат (регламент, темалар һ.б.) беркетелгән файлда тәкъдим ителә.