“Педагогик мирас һәм һөнәри осталык”
19 Mar, 2009 Сылу 0
2009 елның 20нче мартында Бөгелмә педагогия училищесы базасында әлеге исем белән республикакүләм фәнни-гамәли конференция узачак. Конференция эшендә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, директор урынбасарлары, методик кабинет мөдирләре, республикабыз урта һөнәри белем бирү оешмаларының педагогия фәннәре өлкәсендә тикшеренү һәм иҗади эш алып барган педагоглары һәм студентлары катнашачак.
Һөнәри күнекмәләрне үстерү һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларының педагогик осталыгын күтәрү аша педагогик уку йортларын тәмамлаучыларның конкурентлыгын арттыру – чараның максаты, дип хәбәр итә министрлык.