Иделнең дә бар бит үз язмышы, Иделнең дә бар бит үз юлы…
24 Feb, 2008 Раил Гатауллин
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Тукай районы Калмаш урта мәктәбе укытучысы Сөләйманова Ханә Хәйдәрҗан кызы
Идел. Халкыбызның моңнарын да, сагышын да чагылдыра бу елга. Безнең бүгенге дәресебезнең темасы да Идел елгасы белән бәйле.
«Иделнең дә бар бит үз язмышы,
Иделнең дә бар бит үз юлы», - дип атала. Безнең бүген шушы темага сочинение язу өчен әзерлек дәресе.
Сочинениедә без өйрәнгән кушма җөмлә төрләренең дә кулланылуы шарт булып тора. Искә төшереп китик әле:
1) Нинди җөмлә ул кушма җөмлә? Кушма җөмләләр нинди төрләргә бүленәләр?
2) Нәрсәдән чыгып кушма җөмләләрне тезмә һәм иярченле кушма җөмләләргә бүлеп йөртәләр?
3) Нинди җөмлә ул синтетик иярченле кушма җөмлә?
4) Нинди җөмлә ул аналитик иярченле кушма җөмлә?
5) Синтетик чараларга нәрсәләр керә?
6) Аналитик чараларга нәрсәләр керә?
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Иделнең дә бар бит үз язмышы, Иделнең дә бар бит үз юлы… (VIII сыйныф) | 11.95 KB |
Ресурс төре:
Предметлар: