Дмитрий Медведев президент стипендияләрен арттыра
20 Mar, 2009 Сылу 0
Россия башлыгы Дмитрий Медведев президент стипендияләренең күләмен һәм санын арттырырга вәгъдә итте. “РИА Новости” хәбәр итүенчә, бу турыда Россия Федерациясе Президенты бүген Россия ректорлар союзы съездында чыгыш ясаганда әйтә.
Президент сүзләренә караганда, алга таба әлеге сумма 2-3 тапкырга артачак. Өстәвенә, стипендиянең бу төрен хәзер 2000 студент ала башлаячак. Моны законлаштыручы карар инде әзер, дип белдерде ул.
Президент стипендиясен бездә 1993 елдан бирәләр. Гадәттә аны фәнни эш алып барган студентлар һәм аспирантлар ала. Владимир Путин раслаган закон нигезендә, моңарчы президент стипендиясен студентлар 1600, ә аспирантлар 3000 сум күләмендә ала иде.