Татар гаиләсенең этнодемографик үзенчәлекләре турында фәнни басма дөнья күрде
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография фәнни тикшеренү үзәге тарафыннан әзерләп бастырылган «Татарская семья: этнодемографические особенности» исемле басма дөнья күрүе уңаеннан, шушы көннәрдә әлеге академия китапханәсендә аны тәкъдим итү чарасы үткәрелде. Очрашуда китапка хезмәтләре кергән галимнәр, югары уку йортлары укытучылары, аерым алганда, филология фәннәре докторы, профессор, академиклардан Мирфатыйх Зәкиев һәм Тәлгат Галиуллин, фәннәр кандидатларыннан Рәүфә Уразманова, Розалинда Мусина, Нияз Биктимеров, Мәдинә Мәхмүтова, Лилия Низамова, Марат Мостафин һ.б. катнашты. Китап чыгару вакыйгасы уңаеннан үткәрелгән чарага шулай ук Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты һәм Дәүләт Советы депутаты Азат Зыятдинов, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең баш фәнни сәркатибе Дания Заһидуллина кебек исемнәре танылган галимнәр дә килгән иде.
15 фәнни хезмәткәрнең уртак Җимеше булган әлеге китапта татар гаиләләре төшенчәсенең хәзерге формалары белән чагыштырылышы, татар гаиләләренең этнодемографик һәм этноконфессиональ үзенчәлекләре анализы, «татар гаиләсе» феноменының теоретик аңлатмасы буенча фәнни язмалар кыскача шәрехләүдә (компендиум) бирелгән. Гаилә һәм демография фәнни тикшеренү үзәге Җитәкчесе, социология фәннәре докторы Флюра Илдарханова сүзләренчә, әлеге хезмәтне әзерләүчеләр татар гаиләләренең үсеш үзенчәлекләренә, яшәешенә һәм проблемаларына, шулай ук этномәдәни һәм конфессиналь традицияләрне торгызу юлы белән татар гаиләләрен арттыру зарурлыгына Җәмәгатьчелек игътибарын Җәлеп итү бурычы куеп эшләгән.
Китапта күтәрелгән проблемалар очрашу барышында да калкып чыкты, хәзерге заман шартларында татар гаиләсен, аның милли йөзен саклап калу өчен нинди чаралар күрергә кирәклеге хакында фән кешеләре үзләренең фикерләрен Җиткерделәр. Төрки-татарларның борынгы милли ризыгы – борай бәлешле чәй табыны бәхәсләргә, фаразларга бай булды. Әйтик, Н.Биктимеров татар гаиләләрен демографик яктан фаразлап, 2025 елга Россиядә алар саны уртача 5 млн. 67 меңгә калачак, бу исә 2002 ел халык исәбе алу вакытында теркәлгән саннан 500 меңгә ким, дип белдерде. М.Зәкиев исә чит илләрдә – Иранда, гарәп һәм Көнбатыш илләрендә, Татарстанның янәшә-тирәсендә, әйтик, марилар, мордваларның татарларга карата мөнәсәбәте начар булуы семиотика фәне белән таныш булмаудан һәм татарларның барысын бер дип караудан килә, дигән фикердә. Аның сүзләренчә, татарларны аерып карарга кирәк, безнең дәүләтне Җимергән татар-монгол яулары белән уртаклыгыбыз юклыкны аңлатырга кирәк. Ләкин депутат А.Зыятдинов, юк, хәзерге шартларда безгә бүленеп, вакланып бетәргә ярамый, тарихыбызга яңача карау отышлы, ди.
Бу басма татар гаиләләре турындагы мифларны бетерергә ярдәм итәчәк, дип саный Розалинда Мусина. Аның беренчесе – янәсе, татар-мөселман гаиләләренә күп хатынлылык хас булган, икенчесе – татар гаиләләре барысы да күп балалы булган. «Ләкин гаиләдә балалар саны ягыннан Казан губерниясендә татарлар революциягә кадәр ил буенча 35 нче урында гына торган», – дип белдерде ул. Т.Галиуллин исә татар гаиләсе турында сүз алып барганда татар әдәбиятына да мөрәҖәгать итәргә кирәклеген искәртте. «Чөнки халыкның яшәешендә күзәтелгән үзгәрешләр әдәбиятта ачык чагыла», – дип басым ясап әйтте галим.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru