Кадет мәктәпләренең тәрбиячеләрен курсларда көтәләр
Агымдагы елның 6нчы апреленнән 17сенә кадәр офицер-тәрбиячеләрнең квалификациясен күтәрү курслары узачак. Темасы: “Кадет мәктәпләре офицер-тәрбиячеләренең һөнәри компетентлыгы”.
Курс программасына түбәндәге модульләр кергән:
• Кадет мәктәбе офицер-тәрбиячесенең эшчәнлегендә педагогика һәм психология актуаль проблемалары;
• Дәрестән тыш тәрбия эшен уздыру технологияләре;
• Үсмерләрнең сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм девиант холыклы балалар белән профилактик эш оештыру – педагогның тәрбия эше системасында мөһим юнәлешләр.
Укыту программасы 72 сәгатькә каралган. Курс тәмамлаучылар “Патриотик тәрбия – кадет мәктәпләренең төп юнәлеше” дигән дистанцион модульдә дә белемен арттырырга мөмкин. Модуль Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышлана. Бу очракта, курсның күләме 108 сәгать булачак.
Гаризаларны 8 (843) 236 65 82 тел\факсы буенча, яисә
kafpediro@gmail.com электрон почтага юлларга кирәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү Институты.