TCS имтиханы
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итүенчә, агымдагы елның 19нчы апрелендә Казанда Төркия университетларына укырга керү өчен кабул итү-сайлап алу имтиханнары (TCS) узачак.
Үзләрен чыгарылыш сыйныф укучылары яисә 24 яшьтән дә олырак булмаган барча кеше сыный ала. Имтихан тест формасында уздырылачак.
Төрек телен белмәгән абитуриентлар 1 еллык әзерлек курсларына юллана. Укырга алынган студентларга Төркия Республикасы тарафыннан стипендия түләнелә, тулайторакта урын билгеләнә.
Юл чыгымнары студент үзе каплый. Гаризаларны 17нче апрельгә кадәр кабул итәләр. Аларны Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыганы, 7нче кабинетка җибәрергә кирәк.
Өстәмә мәгълүмат түбәндәге телефон буенча: 292-64-86, И.Г. Гайнетдинов