БДИны кертү шартларында тарих һәм җәмгыять белемен укыту
2009 елның 6нчы апрелендә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстаннның Мәгарифне үстерү институты белән берлектә Казанда “Бердәм дәүләт имтиханын штат режимына кертү шартларында тарих һәм җәмгыять белемен укытуда заманча карашлар” исемле республикакүләм фәнни-гамәли семинар уздыра.
Семинарда Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты, муниципаль берәмлекләрнең мәгариф органнары, белем бирү оешмалары вәкилләре катнаша, диелгән Институтның рәсми сайтында.
Җыенда тарих һәм җәмгыять белемен укытуны норматив һәм фәнни-методик документлар белән тәэмин итү мәсьәләләрен күтәрергә планлаштырыла.
Белешмәләр өчен телефон: 89179286620, Фәсхетдинова Елена Николаевна.
Адресы: Казан, Восстания ур., 80нче йорт, 122нче гимназия, тел.: 542-42-80.
Теркәлү – 9:00дә, семинар сәгать 10:00дә башлана.