Ике составлы һәм бер составлы җөмләләрне кабатлау
24 Feb, 2008 Раил Гатауллин
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Ютазы районы Урыссу татар гимназиясе укытучысы Зиярова Г.Н.
Бер составлы җөмләләрне – ике составлыга, ә ике составлыларын бер составлыга әйләндереп язарга. Моның өчен һәрберсенең эчтәләгенә яраштырып, баш кисәкләрен кыскартырга, кушымчаларны алмаштырырга мөмкин. Иҗади диктант язу.
- Укучылар, җөмләләрнең төсләренә игътибар итегез. Аларның ике төрле төстә бирелүе нәрсәне аңлата икән? (Дөрес җавап: зәңгәр белән – бер составлы җөмләләр, кара белән – ике составлы җөмләләр бирелгән)
- Укучылар, өзектә кайсы ел фасылы сурәтләнә?
- Ә Фәнис Яруллин кем ул? Кайда туган? (якташ язучыбыз булуга басым ясала)
- Сезнең каршыгыздагы текст аның кайсы әсәреннән алынды икән ? (“Җилкәннәр җилдә сынала” повесте)
- Тагын нинди әсәрләрен беләсез?
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Ике составлы һәм бер составлы җөмләләрне кабатлау (VII сыйныф) | 13.45 KB |
Ресурс төре:
Предметлар: