Театр юнәлешендә эшләүче биш югары уку йорты Президент ярдәмен алачак
Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев Карары нигезендә грант алачак театр югары уку йортлары һәм әйдап баручы театр коллективлары проектларының исемлеге расланган. Әлеге грантлар 2009 – 2011нче елларга исәпләнгән, дип хәбәр итә Кремль матбугат үзәге.
Президент грантларын Россиянең биш югары уку йорты алачак. Болар:
Театр сәнгате Россия академиясе (ГИТИС), Мәскәү;
Санкт-Петербург дәүләт театр сәнгате академиясе;
Россия дәүләт академия Кече театры каршындагы М.С. Щепкин исемендәге Югары театр училищесы (институт), Мәскәү;
Евгений Вахтангов исемендәге Дәүләт академия театры каршында эшләүче Борис Щукин ис. Театр институты, Мәскәү;
А.П.Чехова исемендәге Мәскәү Сәнгать академия театры каршындагы Вл.И.Немировича-Данченко исемендәге мәктәп-студия (институт), Мәскәү.
Чыганак: www.5ballov.ru
Фикерләр
Сылу
24 Март, 2009 - 10:39
Permalink
5 кенәдер шул
Грантка мохтаҗ, яисә киресенчә лаек уку йортлары Россиядә башка юктыр шул!!! Дүртесе Мәскәүдә урнашуын кара син аның!