Түбән Кама хәбәрләре
18, 23нче махсус (коррекцион) мәктәбе һәм Югары Чаллы интернат-мәктәбе җитәкчеләре “Сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләүдә коррекцион-үстерешле укыту-тәрбия принципларын тормышка ашыру” дигән темага махсус (коррекцион) VIII типтагы гомуми урта белем бирү интернат-мәктәбе җитәкчеләренең республикакүләм семинар-киңәшмәдә катнашты. Семинар Норлат махсус (коррекцион) интернат-мәктәбе базасында уза. Семинар эшендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының педагогик ярдәм, реабилитация һәм махсус белем бирү бүлеге вәкилләре, мәгариф оешмалары җитәкчеләре – барлыгы 40 кеше катнаша.
Семинар кысаларында дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар, теоретик чыгышлар уздырылган. Әлеге чара җитәкчеләрнең акыл ягыннан кимчелекләре булган балаларны укытуны оештыру мәсьәләсе буенча зур ярдәм булырга тиеш, дип хәбәр итә Түбән Кама районы рәсми сайты.