БДИ тренажеры
Томск шәһәре университетларының берсендә уйлап табылган тренажерны бүген Россия, Казахстан һәм Узбәкстанның 300дән артык шәһәрендә меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы кулланган. Әлеге тренажер ярдәмендә укучылар БДИга әзерлек дәрәҗәләрен тикшерәләр. Тренажер үзенчәлекле компьютер программасыннан гыйбарәт.
Программа тест рәвешендә эшләнгән. Биредә дүрт фәннән (математика, физика, химия, рус теле) БДИ материалларына тәңгәл биремнәр тәкъдим ителә. Тест тәмам булгач, программа автомат рәвештә укучының нәтиҗәләрен, рейтинг билгели. Әлеге саннар буенча абитуриент үзенең БДИга ни дәрәҗә әзер булуын чамалый алачак.
Иң популяр тест – рус теле. Аны 600гә якын кеше тапшыра.
Әгәр дә үз-үзеңне сынап карыйсың килә икән, abiturient.tpu.ru сылтамасына рәхим ит.
Чыганак: www.5ballov.ru