Яшел Үзән яңалыклары
25 Mar, 2009 Сылу 0
Казан социаль-юридик институтының (КСЮИ) Яшел Үзән филиалы агымдагы елда абитуриентларны өч белгечлек буенча кабул итәргә планлаштыра. Болар: “педагогика-психология”, “маркетинг”, “хезмәткәрләр белән идарә итү. Шулай ук уку йортында белгечләрне киредән укыту, яңа белгечлекләр бирү белән дә шөгыльләнәләр, дип хәбәр итә республика районнары порталы.
Бүгенге көндә биредә көндезге бүлектә 450 студент белем ала икән. Практиканы алар районның алдынгы сәнәгать оешмаларында уза. “Педагогика һәм психология” белгечлегендә укучылар исә практиканы А.С.Пушкин исемендәге 9нчы лицейда, 10, 13нче гимназияләрдә, 16нчы татар мәктәбендә, 14нче лицейда, Казан һөнәри-педагогика көллиятендә үтә.