Тамара Федорова: “Телләр өйрәтү бөтен гомумбелем бирү системасы өчен актуаль”
Республикада туксанынчы еллар башыннан бирле “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасы башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы һәм 2004-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстанда башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасы тормышка ашырылып килә. Бу документларны гамәлгә кертә башлаганнан бирле мәктәпләрдә, урта махсус һәм югары уку йортларында татар телен өйрәтү, предметларны татар телендә укытуга багышланган җыен-семинарлар еш уздырылып килде. Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында телгә өйрәтү мәсьәләсе генә моңарчы ничектер читтәрәк кала иде.
Кичә Казанда Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан мәгариф идарәсе тарафыннан оештырылган “Мәктәпкәчә белем бирү системасында телләрне саклау һәм үстерү» республикакүләм фәнни-гамәли конференциягә исә Татарстан Республикасы Президентының 2008 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасы этәргеч булган. Юлламада: “Игътибарыгызны балаларга телләр өйрәтү эшен көчәйтүнең мөһимлегенә юнәлтәсем килә. Мәгариф һәм фән министрлыгына, район, шәһәр җитәкчеләре белән бергәләп, барлык мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында балаларга туган телләрен (татар, рус телләрен) һәм булдыра алганча инглиз телен нәтиҗәле өйрәтүне оештырырга кирәк. Балаларның үскән вакытындагы «алтын» чорны бушка уздырырга ярамый, бу чорда алар телләрне аеруча яхшы үзләштерәләр”, – дип әйтелә.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Тамара Федорова сүзләренчә, бүген конференциядә күтәрелгән мәсьәлә балалар бакчалары өчен генә түгел, гомумбелем бирү системасы өчен дә актуаль. Юлламада нәкъ менә туган телдә белем бирү һәм чит телгә өйрәтү мәсьәләсенә аеруча мөһим урын бирелә. “Министрлык үз чиратында бу юнәлештә максатчан эш алып бара, мәктәпкәчә милли белем бирү оешмаларына зур игътибар бирелә”, – дип билгеләп үтте ул.
Саннарга күз салсак, бүгенге көндә Татарстанда барлык балалар бакчаларының 48 проценты (927 оешма) – милли статуста, шуның 44 проценты – татарныкы. Рус балалар бакчаларында татар телендә белем бирү һәм тәрбия белән шөгыльләнүче 802 төркем эшләп килә. Шул ук вакытта мәктәпкәчә яшьтәге татар балаларның туган телдә тәрбияләнү күрсәткече 2007 елда 70 процент булса, 2008 елда 67,3 процентка калган. Тамара Федорова моны урыннарда алып барылган оптимизация нәтиҗәләре, татар балалар бакчалары белән русларныкы кушылу белән бәйләп аңлата. Аның фикеренчә, җирле үзидарә органнары милли телдә белем һәм тәрбия бирүче балалар бакчалары челтәре өчен җаваплы. Хәзерге шартларда ата-аналар белән эшләү дә сорала.
Казан шәһәренең белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә туган телдә эшләү өстенлекле юнәлешләрдән санала. Бүгенге көндә башкалада татар телендә эш алып баручы 69 балалар бакчасы бар. Тагын 170 мәктәпкәчә оешмада татар телле 351 төркем эшләп килә. Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Мөхәммәтов хәбәр иткәнчә, татар балаларының 76 проценты туган телендә тәрбия һәм белем ала.
Белгечләр, баланың теле ачылып, телләрне үзләштерү өчен балалар бакчаларында заманча җиһазландырылган кабинетлар булырга тиеш дип саный. Бигрәк тә музей педагогикасы дип аталган алымны файдаланырга чакыра. Тамара Федорова да үз чыгышында: “Туган телгә мәхәббәтне без музей педагогикасы аша уятырга тиеш”, – дип билгеләп үтте.
Казан шәһәре бакчаларында исә “Тел тирәлегенә чуму” дип аталган алымга өстенлек бирелә. И. Мөхәммәтов сүзләренчә, ике телдә эш алып баручы төркемнәрнең нәтиҗәләре дә яхшырак. “Алар иҗат интеллегенциясе белән очрашулар оештыра, музейларга һәм экскурсияләргә йөри”, – диде ул.
“Татар телендә эшчәнлек алып баручы балалар бакчалары тел өйрәтү нисбәтеннән еш кына тәнкыйтьләнә. Монда проблема татар телен белмәүче кадрлар белән бәйле”, – дип аңлатып үтте И.Мөхәммәтов.
Республика буенча караганда, балалар бакчаларында эшләүче 4 мең тәрбияче ике дәүләт телен камил белә, әмма бу җитәрлек түгел. “Кайбер балалар бакчаларында тел тирәлеге булдырылмаган. Чөнки алар белән телне белмәгән кадрлар эшли. Менә шунда балаларның туган телдә белем алуга булган хокуклары бозыла да инде”, – диде Тамара Федорова.
Илдар Мөхәммәтов сүзләренчә, ике телне дә камил белүче тәрбиячеләрне әзерләү максатыннан, Казан шәһәре мәгариф идарәсе белән ТДГПУ арасында килешү төзелгән. “Бу юнәлештә максатчан эш алып бару балалар бакчалары тәрбиячеләренең Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты тарафыннан оештырылган авторлык программалары бәйгесендә катнашуында ачык күренә”, – дип ассызыклап үтте ул.
Тамара Федорова хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан белем бирү оешмаларында “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасы башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законын ашыруга күзәтчелек итә. “Без әлегә балалар бакчасы тышкы яктан матур булсын дип тырышабыз. Шул вакытта анда методик, уку әсбаплары, матур әдәбият җитми”, – диде ул.
Ә инде балалар бакчаларында инглиз теленә өйрәтүгә килгәндә, Татарстанда бу тәҗрибә 1996 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Казанда бу юнәлештә 106, 385 нче балалар бакчаларында, 29 нчы прогимназиядә эш алып барыла. Тиздән инглиз телен кертү белән шөгыльләнүче мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү оешмалары ТДГПУ белән берлектә төзелгән методик әсбаплар белән тәэмин ителәчәк.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru