Балалар бакчасында милли мохит булырга тиеш
Соңгы елларда Россия җитәкчелеге илдәге мәгариф системасын Европадагы белем бирү системасына якынайтырга тырыша. Мәктәпләрдә чыгарылыш имтиханнарын БДИ формасында бирү, институт-университетларның Болон системасына күчү дә шушы максаттан эшләнде. Әмма Европа мәктәпләрендә төп басым туган телне белүгә ясала. Ана телен белгән кеше генә ихтирам яулый ала, конкурентлыкка сәләтле була. Бездә исә башкачарак фикер йөртәләр – бүген чит телне өйрәнү туган телне белүгә караганда өстен куела. Ләкин туган телен белмәгән кеше әхлакый яктан зәгыйфь булып кала.
Телгә ихтирам бала чактан ук тәрбияләнергә тиеш. Иң беренче тәрбияне без гаиләдә алабыз, аннары исә бу функцияне балалар бакчасы үти башлый. Шушы көннәрдә Казанда Мәгариф хезмәткәрләре йортында узган «Мәктәпкәчә белем бирү системасында телләрне саклау һәм үстерү» республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә шушы функцияне уңышлы үтәү турында мәгариф идарәсе белгечләре, балалар бакчасы җитәкчеләре, методистлар сөйләште.
Татарстан Республикасы Президенты М.Шәймиевның 2008 елның 12нче ноябрендәге Татарстан Республикасының Дәүләт Советына Юлламасында балаларга телләр өйрәтү мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында көчәйтелергә тиешлеге турында әйтелгән иде. Татар, рус һәм мөмкин кадәрле дәрәҗәдә инглиз телен балачактан үзләштерүгә игътибар аеруча көчле булырга тиеш диелгән анда. Юлламада яңгыраган нәкъ шушы сүзләр конференцияне оештыруга этәргеч булган да инде. Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары хезмәткәрләре секция утырышларында Казанның башкаларга үрнәк булырдай балалар бакчаларында тел мохите оештырылу тәҗрибәсе белән танышты, тел үзләштерүнең яңа ысуллары кулланылган ачык дәресләрдә, тәҗрибәле педагоглар тарафыннан үткәрелгән мастер-классларда катнашты.
Пленар утырышта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Тамара Федорова министрлыкның тел өйрәтү юнәлешендә максатчан эш алып баруын, мәктәпкәчә милли белем бирү оешмаларына зур игътибар бирелүен искәртте. Аның сүзләренчә, бүген республикада барлык балалар бакчаларының 4 проценты (927се) – милли, шул исәптән 44 проценты (854 балалар бакчасы) - татар телендә тәрбия бирә . 499 балалар бакчасында татар төркемнәре ачылган. Әгерҗе, Апас, Чистай, Ютазы һ.б. районнарда милли балалар бакчалары саны кимүенә борчылу белдерелде.
Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Мөхәммәтов үз чыгышында Казандагы вәзгыять белән таныштырды. Бүгенге көндә башкалабызда 69 балалар бакчасы татар телендә эш алып бара. 170 мәктәпкәчә белем бирү оешмасында татар телле 351 төркем эшләп килә. Илдар Мөхәммәтов сүзләренә караганда, татар балаларының 76 проценты туган телендә тәрбия һәм белем ала.
Нәниләр телне яхшырак үзләштерсен өчен балалар бакчаларында заманча җиһазландырылган кабинетлар булырга тиешлеге турында конференциядә кат-кат әйтелде. Татар телендә балалар әдәбияты булган китапханә туплау, милли уенчыклар, аудио-видеотека, компьютер белем бирү программаларын булдыру кирәклеге көн кебек ачык. Әмма әлегә бу таләпләр тиешле дәрәҗәдә үтәлми. Хәер, төп проблема анда түгел икән. Иң мөһиме - балалар бакчасында милли телдә тәрбия бирергә сәләтле кадрлар аз. Республика балалар бакчаларында эшләүче 4 мең тәрбияче ике дәүләт телен дә камил белә, әмма бу җитәрлек түгел. Илдар Мөхәммәтов сүзләренчә, бу кимчелекне бетерү максатыннан ТДГПУ белән Мәгариф идарәсе арасында ике дәүләт телен дә камил белүче тәрбиячеләр әзерләү турында килешү төзелгән.
Чыганак: www.intertat.ru