Кичке мәктәп директорларының республикакүләм киңәшмәсе
Кичә Мәгариф хезмәткәрләре йортында “Кичке мәктәпләрдә БДИны штат режимына кертү шартларында белем бирү процессын оештыруның заманча юллары” исемле республикакүләм киңәшмә узды. Очрашуда 2008 елда кичке мәктәпләрне тәмамлаган укучылар узган йомгаклау аттестциясе нәтиҗәләре һәм 2009 елда бу юнәлештә алып барылачак эшне оештыру; математикадан БДИга әзерләүнең методик һәм теоретик үзенчәлекләре; 2009 елда рус теленнән БДИ үткәрүне оештыру һәм уздыру кебек мәсьәләләр күтәрелгән.
Шулай ук Казан, Әлмәт һ.б. шәһәрләрнең кичке мәктәпләре прeзентация рәвешендә шәхси белем бирү процессын оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашкан.
Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы гомуми белем бирү идарәсе җитәкчесе Тамара Федорова хәзерге вакытта Татарстанда 30 кичке мәктәп эшли, аларда 7 мең укучы белем ала, дип белдерде. Казан мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин “бер балл өстәү” кагыйдәсен гамәлдән чыгару сәбәпле, укучыларның зур проценты аттестатсыз калырга мөмкин, дип өстәде.
Узган ел кичке мәктәпнең чыгарылыш укучылары БДИ нәтиҗәләре буенча начар нәтиҗәләр күрсәткән. Шулай итеп, Казанның гомуми белем бирү мәктәпләренең чыгарылыш укучылары математика буенча уртача 3,2 балл җыйса, кичке мәктәп укучылары – 2,2. Рус теленнән БДИ нәтиҗәләре дә шундыйрак – 3,5 һәм 2,6 балл.