Татарстанда 9 сыйныф укучыларының 72 процентка якыны мәктәптә кала
31 Mar, 2009 Сылу 0
Быел Татарстанда 36,5 мең кеше 9 сыйныфны тәмамлый. Бу мәгълүматны кичә Казанда республика киңәшмәсендә Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы гомуми белем бирү идарәсе җитәкчесе Тамара Федорова белдерде.
Тамара Федорова 9 сыйныфны тәмамлаучыларның 71,8 проценты мәктәптә кала һәм 10 сыйныфка күчә, дип белдерде.
9 сыйныф укучыларының 20,7 проценты урта һәм һөнәри белем алу оешмаларына керергә ниятли. Т.Федорова сүзләренчә, узган ел белән чагыштырганда бу 8 процентка күбрәк. 9 сыйныфны тәмамлаучы укучыларның 4,5 проценты башлангыч һөнәри белем бирү оешмаларында укырга теләк белдергән.
Чыганак: tatar-inform.ru