Казанда 13 мең бала балалар бакчасына чиратта тора
Казанда 13 мең бала мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына чиратта тора. Кичә Казанда киңәшмәдә мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин шундый мәгълүмат бирде.
“Соңгы 10 елда без йөздән артык балалар бакчасын югалттык, - дип белдерде Илсур Һадиуллин. – Бүген Казанда 13 меңнән артык бала чиратта тора. Әлегә балалар бакчасына чират тору мәсьәләсен без хәл итә алмыйбыз, Россия Федерациясендә дә шундый ук хәл”. Казанның мәгариф идарәсе җитәкчесе сүзләренчә, Совет районындагы хәл бигрәк тә зур борчуга сала.
Финанс кризисына карамастан, быел Казанның Яңа Савин районында ике балалар бакчасы ачу планлаштырыла, дип белдерде Илсур Һадиуллин.
Татарстанда мәктәпкәчә уку йортларына чиратта 23 меңгә якын кеше торуын билгеләп үтик.
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчесе фикеренчә, чират мәсьәләсен хәл итү өчен мәктәпкәчә өлкәдә хезмәт күрсәтүче дәүләтнеке булмаган оешмалар челтәрен үстерергә кирәк. Моннан тыш, яңа торак объектлар проектлаганда һәм төзегәндә беренче катларда балалар бакчасы урнаштыру мөмкинлекләрен күздә тотарга кирәк.
Чыганак: tatar-inform.ru