Татарстан занковчы-укучылары беренче
Шушы көннәндә Самара шәһәрендә занковчы-укучыларының VII Бөтенроссия интеллектуаль марафоны узды. Әлеге чара Л.В. Знаков фикерләр системасын үстерү, сәләтле балаларны барлау һәм аларга яңа үрләргә менәргә ярдәм итү, мөгаллимнәргә тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеген тудыру максатыннан үткәрелә.
Марафонның республика этабында Татарстанның 30 районыннан 60тан артык 4нче сыйныф укучысы катнашкан. Беренче урынны Лениногрски районының В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта мәктәбе командасы яулый.
Финалда исә барлыгы 40 команда көч сынаша. Бу – Россиянең 38 регионыннан (57 торак пункт) 120 укучы дигән сүз. Марафон предмет олимпиада һәм иҗади остаханәләр рәвешендә уза. Педагогларга исә “түгәрәк өстәлләр” оештырыла.
Лениногорски районының Шөгер урта мәктәбе укучысы Юлия Никифорова (4нче сыйныф) “Әдәби уку” номинациясендә Гран-прига лаек була.