Дәүләт Думасы яңа ташламалар кертә
Татарстан, Россия күләмендә балалар бакчасы җитмәве беркемгә дә сер түгел. Сабыйларның күп өлеше бүген шәхси, дәүләт карамагында булмагман мәктәпкәчә тәрбия бирү оешмаларына йөри. Мондый балаларның әти-әниләренә дәүләт үзенә күрә бүләк эшләргә планлаштыра. Сүз балалар бакчасына киткән чыгымнарның бер өлешен каплау турында бара. Әлеге мөмкинлекне раслаучы төзәтмә Дәүләт Думасы тарафыннан беренче укылышта ук кабул ителде. Моңарчы мондый ярдәм дәүләт карамагында булган яисә муниципаль балалар бакчалар хезмәтеннән файдаланган әти-әниләргә генә бирелә иде.
Компенсация күләме нидән гыйбарәт? Беренче балага - 20 процент, икенче балага – 50 процент (өлкәне балалар бакчасын бетергән очракта да саклана), өченче һәм күбрәк балага –70 процент. Ягъни дәүләти мәктәпкәчә тәрбия бирү оешмаларында нинди ташламалар каралса, хәзер шәхси бакчаларда да шулай булачак.
Шуны да ассызыклап үтәргә кирәк, әти-әниләргә кулга акча бирелмәячәк. Алар бакча өчен каралган сумманы ташламаларны исәпкә алып түләячәк. Ташлама суммасы төрле регионда үзгә. Чөнки бәяләр барлык регионнарда да бертөсле түгел. Мисал өчен, әгәр бер баланы ашату-карау һ.б. 5 мең сумга төшә икән. 20 процентлык ташлама белән әлеге сумма 4 меңгә кала. Дәүләти булмаган балалар бакчасына йөрүче сабыйларның әти-әнисе 10 мең түли, ди. Бу очракта алар 9 мең түләячәк. Калган бер меңне дәүләт үз өстенә ала.
Белгечләр фикеренчә, бүгенге көндә мондый кыммәтле балалар бакчасына 160 мең сабый йөри. Бу барлык мәктәпкәчә тәрбия мәгариф оешмаларына йөрүче балаларның 3 проценты. Билгеле, күбесе акча күплектән түгел, чарасызлыктандыр да.
Фикерләр
Сылу
31 Март, 2009 - 16:18
Permalink
КӨЛКЕ
Ташлама, дисәң, ташлама! 20 процент база суммадан санала, ә теге яки бу бакча куйган суммадан түгел. Димәк, бакча мөдире 20 сум таләп итсә, базадан санап чыгарылган 1 мең генә алынмаячак. Көлке!