Түбән Кама хәбәрләре
Сәләтле балалар белән эшләү алымнары үзгә булырга тиеш, дип саный Түбән Камалылар.
Районның Сәләтле балалар белән эшләү үзәге базасында “Мәктәп укучыларының фәнни тикшеренү эшчәнлеген оештыру” исемле II республикакүләм белем бирү семинары узган. Семинар эшендә 150дән артык делегат катнашкан. Алар арасында балалар белән тикшеренү эшчәнлеге алып барган мөгаллимнәр, мәгариф оешмалары җитәкчеләре, югары уку йортлары вәкилләре, мәгълүмати-методик үзәк методислары булган.
Алабуга дәүләт педагогика университетының фәнни эш буенча проректор урынбасары, педагогия фәннәре кандидаты, доцент Надежда Савина чыгышы аеруча зур кызыксыну уяткан. Надежда Николаевна мәктәп укучылары тикшеренү эшчәнлеген оештыруның социаль алшартлары турында сүз алып барган. Шулай ук “Тикшеренү эшчәнлеге җитәкчесе буларак укытучы” темасына аерым тукталган.
Авыл җирлегендә тикшеренү эшчәнлеге ничек алып барыла. Бу турыда Иске Чишмә авылы мәктәбенең биология һәм география укытучысы Н.И. Баранова һәм Кама Аланы “Тургай” балалар һәм үсмерләр туризмы һәм экскурсияләр станциясе директоры Е.А.Тазовалар сөйләгән.