Ф.Мөхәммәтшин: “Тел белән бәйле проблемаларны хәл итү һәр граждан, һәр берләшмә өчен мөһим”
3нче апрель көнне Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе, Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Төбәкләр палатасы Мәдәният һәм мәгариф буенча комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Дуррес шәһәренә (Албания) эш сәфәре вакытында Европа төбәкләре ассамблеясенең Мәдәният, мәгариф, яшьләр һәм халыкара хезмәттәшлек буенча комитетның пленар утырышында катнашты.
Татарстан Республикасының Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Фәрит Мөхәммәтшин Алабаниягә әлеге комитет рәисе Микл-Лейтнер ханым чакыруы буенча килгән. Микл-Лейтнер фикеренчә, дөньяның бердәйләшү шартларында гомумевропа оешмаларының профильле комитетлары арасында эшлекле диалог урнаштыру зарур.
Фәрит Мөхәммәтшин утырышта катнашучыларны Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Төбәкләр палатасы Мәдәният һәм мәгариф буенча комитеты исеменнән сәламләп: “... заманча шартларда үзенә бертөрлелекнең мөһим нигезе булган мәдәният һәм телнең үз йөзен саклап калуга кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүгә, үзеңнең традицияләреңне һәм кыйммәтләр системасын саклап калып, башка телдә сөйләшүче күршеңнең мәдәниятына карата толерант мөнәсәбәт булдыруга зур әһәмият бирелә, - дип белдерә. – Мәдәни күптөрлелек кысаларында мәдәниятара диалог идеясе тынычлыкка, бер-береңне аңлауга, кеше хокукларын хөрмәт итүгә һәм телләрне саклауга нигезләнгән дөнья корылышын тәэмин итүче мөһим фактор булып тора”.
Фәрит Мөхәммәтшин игътибарны Европаның үзенчәлекле мәдәни мирасын саклауда төбәкләрнең роленә юнәлтеп, Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Төбәкләр палатасы Мәдәният һәм мәгариф буенча комитетының халыкара һәм төбәкара Европа оешмалары дәрәҗәсендә төбәкләрнең бердәм инициативалар системасын тәэмин итү, активрак хезмәттәшлек итү зарурлыгы турындагы фикерен җиткерә.
Фәрит Мөхәммәтшин, утырышта катнашучыларның Россия белем бирү системасындагы новацияләр, аерым алганда, белем бирү стандартларына кагылышлы сорауларына җавап биреп, тел сәясәте үзенчәлекләре һәм төбәкләрнең күпмилләтле Россия Федерациясе халыклары телләрен саклап калуның формаларын эзләүдәге тырышлыгы турында сөйли.
Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, “күптөрлелекне саклап калып, телләр белән бәйле проблемаларны хәл итү һәр граждан һәм һәр берләшмә өчен мөһим”.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru