«Мин татарча сөйләшәм!» бәйге-акциясе хәбәрләре
26 Apr, 2009 Раил Гатауллин 7
Ресурска кагылышлы рәсем:
Белем.ру сезне «Мин татарча сөйләшәм!» бәйге-акциясе кысаларында республикабыз уку йортларында үткәрелгән чаралар белән таныштырып барачак...
p.s. Кызганычка каршы, кайбер мәктәпләр Мәгариф һәм фән министрлыгына артык зур күләмле файллар тапшырганнар, кайберәүләр файлга сылтама (ярлык) гына җибәргәннәр, кайберәүләр "Мин татарча сөйләшәм" акциясен уздыру турында хәбәр урынына гади дәрес эшкәртмәләре биргән, ә кайберәүләрнең файллары ачылмый. Кайбер документлар форматланмаган, аларны эшкәртү күпмедер вакыт ала. Якын арада мөмкин булган барлык файлларны да эшкәртеп, аларны сайтка урнаштырырга тырышабыз.
Ресурс төре:
Фикерләр
Раил Гатауллин
12 Апрель, 2009 - 21:01
Permalink
Татар теленә игътибар итмәүчеләр
matbugat.ru сайтында "ТАТАР ТЕЛЕ БУЕНЧА «ӨМӘ»" исеме астында мәкалә чыкты һәм анда татар теленә игътибар итмәүчеләрнең якынча исемлеге китерелгән:
ООО «Эдельвейс-М»
Сеть супермаркетов «Карусель»
Сеть супермаркетов «Патерсон»
ТК «Парк Хаус»
«Мега»
ТРК «Тандем»
ТРК «Кольцо»
ЗАО «ЧЕЛНЫ-ХЛЕБ» - «Тортугалия»
ОАО «Челны Холод»
ООО «Челны-Бройлер»
ОАО «Чистопольский молочный комбинат»
ОАО «Казанский мясокомбинат»
«Махеев» Майонезный завод
Комитет транспорта г. Казани
Автовокзал г. Казани
Жд вокзал г. Казани
ООО «Кирбинка» - вода «Олероли»
ООО «Альдермышский источник»
ОАО «Казанский жировой комбинат»
ООО «Домо»
«Мелт»
«М-видео»
“Эльдoрадо»
Автосалоны «Транстехсервис», «Акос», «Сапсан» һ.б.
Автомойки “Мойдодыр» һ.б.
ОАО «Хитон»
ОАО «Нэфис Косметикс»
Әйдәгез, бу һәм башка оешмаларда да үзебезнең туган телдә генә сөйләшик. Бу һәм башка оешмаларда безгә татар телендә дә хезмәт күрсәтелергә тиеш. Безнең моңа тулы хокукыбыз бар. Татар теленә ихтыяҗны үзебез тудырыйк.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
13 Апрель, 2009 - 17:53
Permalink
Өмет
Мин башка бу кибетләргә кермәячәкмен һәм әлеге фирмаларда чыккан тауарны алмаячакмын!!!
Сылу
13 Апрель, 2009 - 19:04
Permalink
Шәп тәкъдим!!!
Кызыыыыыык.....мин дэ шулай эшләп карыйм әле!!!
Кунак
14 Апрель, 2009 - 10:02
Permalink
ООО «Альдермышский источник»
ООО «Альдермышский источник» - Ә халкыбыз җырчысы Хәния Фәрхи ничек матур итеп җырлый Әлдермеш турында. Димәк Хәния апаны санга да сукмыйлар... Бәлки алар белән Хәния апа шөгыльләнер? Аңа әйтүче юкмы безнең арада???
Раил Гатауллин
20 Апрель, 2009 - 17:09
Permalink
Килешәм
Сезнең фикер белән килешәм. "Әлдермештән Әлмәндәр" белән Хәния Фәрхи бренд ясамаса бу суны сатып алучы булмас та иде бәлкем.
Хәзер татарларда акча эшләүчеләр арта бара. Хәләл колбаса, Әлдермеш чыганагы һ.б. Мәскәүдә дә кешеләр нәкъ менә күбрәк хәләлне генә алалар... Кайберәүләр хәләл дигәч - сарык ите дип аңлый. Ә бу алай гына түгел... Татарлар турында туры мәгълүмат бирүче, күзне ачып аңлатучы татарлар бизнесменнар арасында юк шул, диярлек. Ничек кенә акча ясарга, дип уйлый алар... Аларда хәләл ни дә, башкасы ни... Эх!...
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
6 Май, 2009 - 22:25
Permalink
С ез хаклы
Бу заманда беренче урында акча тора. Калын кесәлеләр милләт дип лаф орып тормыйлар.
Кунак
21 Октябрь, 2009 - 16:49
Permalink
татар теленэ игътибар итмэу
татар теленэ игътибар итмэу бу оешмаларда ничек чагыла нинди критерийлар белэн бэялэнген аларнын телгэ игътибар итмэулэре