Мөслимнең яшь математиклары
Шушы көннәрдә Мөслим районының 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында башлангыч сыйныф укучыларының математикадан район олимпиадасы узган. 1нче урынны 23 балл җыеп, Әмәкәй урта мәктәбе укучысы Азилә Насретдинова (укытучысы Виктория Газетдинова); 2нче урынны Салауз–Мухан гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Алисә Вәлиева (укытучысы Раилә Гәрәева), Минзәләнең 2нче мәктәбе укучысы Данияр Шадрин (укытучысы Римма Хөснетдинова) һәм Күбәк авылыннан Алисә Гарипова (укытучысы Рузилә Гәрәева) ала. Алар барысы да 20шәр балл җыя. 3нче урынга 19 балл җыеп, Мөслим мәктәбе укучысы Зәйнәп Нассер (укытучысы Мөнирә Сөләйманова) чыга.
Беренче дистәдә шулай Мөслим лицее, Мөслимнең 3нче мәктәбе, Исәнсеф, Югары Табын, Метрәй, Тугаш, Тойгелде, Ташлыяр, Шуганка, Олы Чакмак, Баек , Баланны, Михайловка авыллары укучылары да бар, дип хәбәр итә Мөслим районы мәгариф порталы.