Бу уку елында БДИ формасында 96141 мең тирәсе кеше-имтихан булуы көтелә
Быелгы уку елы беренче, тугызынчы һәм унберенче сыйныфларда – 25 нче, икенче-сигезенче һәм унынчы сыйныфларда агымдагы елның 31 маенда тәмамланачак. Тугызынчы сыйныфны – 38193, унберенчене 25688 егет һәм кыз тәмамлый. Бүген бу хакта “Татмедиа” агентлыгында узган матбугат очрашуында хәбәр ителде.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин сүзләренчә, тугызынчы сыйныфларда гадәти рәвештә имтиханнар 27 майдан алып 2 июньгә кадәр уздырылырга мөмкин. Ә инде укучылар имтиханнарны яңа формада бирергә теләсә, алар 27 май һәм 13 июнь аралыгына сыешып бетәргә тиеш. Сәламәтлеге начар булу сәбәпле, өендә белем алучылар, озак дәвалауга мохтаҗ, санаторие-курортларда булучылар имтиханнарны традицион рәвештә 19-25 май көннәрендә тапшыра ала. Укучыларның халыкара олимпиадаларына, спорт ярышларына, конкурсларга, смотрларга, чит илләргә яшәргә китүчеләр, Россия Армиясе сафларына чакырылучылар өчен имтиханнар тапшыру чоры 21-30 апрель көннәренә билгеләнгән.
2008-2009 уку елында 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар өчен йомгаклау аттестациясе дәүләт чыгарылыш имтиханнары һәм Бердәм дәүләт имтиханы рәвешендә уздырыла. Шулай ук дәүләт чыгарылыш имтиханнарын вакытыннан алда апрель аенда ук тапшырырга мөмкин.
Быел, билгеле булганча, Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру барлык укучыларга да мәҗбүри куелды. Шуңа күрә традицион рәвештәге дәүләт чыгарылыш имтиханнарын ябык типтагы уку-тәрбия оешмаларында белем алучылар һәм тәрбия авыр бирелүче яшүсмерләргә, сәламәтлекләре бик начар булучыларга һәм төрмәләрдә утыручыларга гына бирергә рөхсәт ителә. Республикада мондыйларның саны быел 650гә җиткән. Гадәти имтиханнар 26 майдан алып 16 июньгә кадәр вакыт аралыгында үткәреләчәк.
Бердәм дәүләт имтиханнарын уздыру вакыты исә 26 майдан алып 19 июньгә кадәр билгеләнгән. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, бу уку елында БДИ формасында 96141 мең тирәсе кеше-имтихан булуы көтелә.
Быел Бердәм дәүләт имтиханын 15 предмет – рус теле, татар теле, математика, әдәбият, татар әдәбияты, физика, химия, биология, география, Россия тарихы, җәмгыять белеме, чит (инглиз, немец, француз) телләр, информатика һәм мәгълүмати коммуникацион технологияләр буенча тапшырырга тәкъдим ителә. Рус теленнән һәм математикадан имтиханны тапшыру мәҗбүри, ә калган предметларны сайлап алырга мөмкинлек тудырыла.
Быел рус теленнән – 31373, математикадан – 30484, җәмгыять белеменнән – 12956, физикадан – 5944, тарихтан – 4731, биологиядән 3429 укучы БДИ бирергә теләк белдергән. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры урынбасары, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Белем бирү өлкәсендә күзәтчелек департаменты башлыгы Людмила Ногманова хәбәр иткәнчә, укучылар элекке елларда гуманитар юнәлештәге предметларны сайласа, хәзер исә химия, физика кебек төгәл фәннәргә өстенлек бирелә.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru