Яр Чаллы яңалыклары
17 Apr, 2009 Сылу 0
Яр Чаллы шәһәренең 14нче Балалар һәм үсмерләр үзәгендә өстәмә белем бирү оешмаларының милли бүлек җитәкчеләре семинары узды.
Яңалык, мәгълүмат күп була. Әйтик кунак итүчеләр үз мәгариф программалары белән таныштыра. Бу: татар телендә КВН, республика зыялыларына багышланган чаралар циклы, тимурчылык хәрәкәте. Үзәкнең театр-студиясе аерым мактауга лаек. Биредә балалар актерлык осталыгы, сөйләм культурасыннан кала, әле үзләренең иҗади сәләтләрен дә үстерә ала.
Семинар барышында педагоглар уңышлы һәм ихтыяҗ булган юнәлешләрне билгели. Соңгылары киләсе елга өстәмә белем бирү оешмаларының милли бүлекләре өчен чыгарылачак программаларга нигез булачак, диелгән Яр Чаллы шәһәре рәсми сайтында.