Мари яшьләре “Мый марла ойлем!” чарасын уздыра
Мари республикасының яшьләр иҗтимагый берлекләре һәм дәүләт оешмалары, татар яшьләреннән үрнәк алып “Мин марича сөйләшәм!” чарасын үткәрә.
“Мый марла ойлем!” ("Мин марича сөйләшәм!") чарасын оештыручылар мари телен куллану даирәсен киңәйтү, аның дәрәҗәсен күтәрү, тел турында дискуссияне башлау, яшьләрне туган телләренә җәлеп итү максатын куя.
Чара барышында мари теленең дәүләт оешмаларында, кибетләрдә, транспортта ни рәвешле куллануын ачыклау, мари телен белгән хезмәткәрләргә өстәмә акча түләгән оешмалар ачыкланырга тиеш.
“Мый марла ойлем!” барышында яшьләрнең мари теленә кызыксынуын арттырган чараларны оештыру күз алдында тотыла.
Шулай ук заманча мари яшьләренең концертын оештыру, “Мый марла ойлем!” сүзләре язылган тамгаларны һәм тасмаларны тарату, "Cинең марича беренче 150 сүзең" дигән буклетны тарату планлаштырыла.
Иң зур чара 26 апрельдә – милли каһарман көнендә узарга тиеш.
Бәйгене “У вий” мари яшьләр берлеге, “ВийАР” мәдәниара бәйләнешләр җәмгыяте, “Очрашу” татар яшьләр клубы, Мари милли конгрессы, “Мари улем” яшьләр берләшмәсе, Йошкар Ола шәһәр идәрәсенең яшләр бүлеге, Мари иле республикасының мәдәният, матбугат һәм милли эшләр министрлыгы оештыра.
Чыганак: www.azatliq.org