Буа яңалыклары. "Буа язлары"
20 Apr, 2009 Сылу 0
Балалар иҗат сарайлары түгәрәкләренә йөрүче кызлар-егетләрнең “Буа-язлары” исемле зональ фестивале агымдагы елның 24нче апрелендә узачак.
Иделнең аръягында урнашкан районнарда яшәүче 5-17 яшьлек балалар "вокал-соло", "вокаль ансамбль", "хореография", "мода театры", "инструменталь музыка", "оригиналь жанр", "декоратив-кулланма сәнгать", "конферанс" кебек номинацияләрдә көч сынашачак.
Казан мәктәптән тыш эш республика үзәге һәм район сәнгать мәктәпләре белгечләре тарафыннан сайлап алынган бәхетлеләр шул ук көнне узачак гала-концертта чыгыш ясаячак, диелгән республика районнары порталында.