Түбән Кама хәбәрләре. “Тәмле һәм файдалы”
20 Apr, 2009 Сылу 0
Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы кысаларында Түбән Кама муниципаль районында гомуми белем бирү оешмаларының 2нче сыйныф укучылары “Тәмле һәм файдалы” дигән район бәйгесендә көч сынаша.
Бәйге ике турда уза: читтән торып (индивидуаль рәвештә) һәм йомгаклау туры. Соңгысы Түбән Каманың 15нче мәктәбе базасында үтә. Бирегә I турда каташкан 52 мәктәпнең унысы гына юллама ала. Барлыгы исә, ике турда, 68 укучы катнаша. II турга районның 3нче, 9нчы, 10нчы, 11нче, 12нче, 22нче, 28нче һәм 29нчы мәктәпләре, 2нче санлы гимназиясе һәм 14нче лицее эләгә. Җиңүче командалар, призерлар да алар арасыннан билгеләнә, дип хәбәр итә Түбән Кама районы рәсми сайты.