Укытучыны хөкем итәләр
Күрше Удмуртия республикасы мәктәпләренең берсендә физкультура дәресендә фаҗигале һәлак булган укучы турында “яңалык тасмаларының” берсендә сүз барган иде. 8нче сыйныф укучылары футбол капкасын күтәргәндә малайларның берсе капка астында калып үлә. Башлангыч сыйныф укытучысы Татьяна Кирдяеваны суд гаепле дип таный һәм 1,5 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итә. Педагог һөнәри бурычын тиешле дәрәҗәдә башкармавында гаепләнә.
Россия Федерациясе прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитеты мәгълүматларына караганда, 2008 елның 30нчы октябрь көнендә дәрес барышында Кирдяева укучыларын үзләрен генә футбол мәйданында калдыра. Малайлар ауган футбол капкасын күтәрергә маташа. Капка 8нче сыйныф укучысы өстенә килеп төшә, малай шунда ук якты дөнья белән саубуллаша.