Мөслим районы яңалыклары
Күптән түгел Мөслим районының 2нче урта мәктәбе базасында башлангыч сыйныф укучылары арасында рус теленнән район олимпиадасы узды. Бу турыда районның рәсми мәгариф порталы хәбәр итә.
Нәтиҗәләргә күз салыйк:
1нче урынны Тойгелде урта мәктәбе укучысы Ильяс Мингазов (укытучысы Р.С.Халимова), Тугаш авылы мәктәбе укучысы Зилә Кыямова (укытучысы И.Т.Җамалиева) ала. Алар 19шар балл җыя.
2нче баскычта 18 балл җыеп, Әмәкәй урта мәктәбе укучылары Илүзә Морзина һәм Азилә Насретдинова (укытучылары В.А.Газетдинова), Тугаштан Фәния Сәләхетдиновалар (И.Т.Җамалиева) тора.
3нче урынны Мөслимнең 3нче мәктәбе укучысы Алсу Баһаутдинова (укытучысы М.А.Идиятуллина), Мөслим лицееннан Рамилә Сәлимова (Ф.М.Солтанова), Тугаш башлангыч мәктәбе укучысы Фәнис Сабиров (укытучысы И.Т.Җамалиева), Метрәй гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Раил Шәмсиев (Л.Н.Әхмәтвәлиева) һәм Баланны укучысы Эльза Гизетдинова (Н.Ш.Әхмәтова) яулый. Кызлар-малайлар 17 балл ала.