IX Республикакүләм Мәктәп компанияләре Слеты нәтиҗәләре
Күптән түгел укучылар тарафыннан көтеп алынган бу чараның читтән торып оештырыла торган туры узды. Җиңүчеләр билгеле, ләкин алар турында соңрак. Ярышның II туры Казанда 5-6нчы май көннәрендә узачак. Максаты: мәктәп укучыларына һәм студентларга базар икътисады һәм эшмәкәрлек нигезләренә өйрәтүче программаларны таратуга ярдәм итү, алга таба да эшкуарлык һәм мәгариф арасындагы хезмәттәшлекне үстерү, сәләтле балаларга тиешле шартлар тудыру.
Бәйге өч номинациядә уза: «Мәктәп компаниясе», «Шәхси эш», «Инновацион эшкуарлык».
5нче май көнне сәгать 13:00дә Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасына “Мәктәп компаниясе” номинациясендә җиңү яулаган укучылар һәм аларның җитәкчеләре чакырыла. Биредә Казан, Түбән Кама, Лениногорск, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләреннән, Ютазы, Бөгелмәдән коллективлар бар. (Тулы исемлек беркетелгән файлда).
6нчы май. Сәгать 12:00. Шулай ук Сәүдә-сәнәгать палатасында “Шәхси эш” һәм «Инновацион эшкуарлык» номинацияләре җиңүчеләрен көтәләр. Алар исемлеге дә берткетелгән файлда тәкъдим ителә.