Татарстанның электрон атласы проекты Аксубай егетенә җиңү китерде
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның үсешен гаилә студиясе аша тәэмин итү, инглиз укучыларын татарчага өйрәтүдә яңа методика кулланылган уку әсбабы булдыру, Татарстан республикасының электрон атласын ясау кебек идеяләр белән яна икән урта һәм югары һөнәри педагогик белем бирү уку йортлары студентлары, Татарстанның яшь педагоглары. Белем бирү өлкәсендәге иң яхшы проект авторлары үз эшләрен «Трансформер - 2009» конкурсында тәкъдим иттеләр. Проектларның оригинальлеге хәтта жюри әгъзалапрын да хәйран калдырды.
Конкурс Татар дәүләт гуманитар–педагогика университеты, Татарстанның халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзлар комитеты, “Татарстанның яшь педагоглары берләшмәсе” яшьләр иҗтимагый оешмасы ярдәмендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелә. Бу бәйге яшьләргә алдынгы идеяләре белән бүлешү, аларга игътибар җәлеп итү максатыннан оештырыла
«Трансформер»ның жюри председателе булган ТДГПУның Педагогика һәм психология институты директоры Резедә Мөхәммәтшина болай ди: «Студентлар искиткеч кызыклы проектлар белән чыгыш ясадылар. Алар белем бирү өлкәсендә кулланышка кертерлек төрледән-төрле инновацион методикалар, тормышка ашыруы һәрьяклап уйланган идеяләр белән яши икән. Мин моны күреп бик шатландым»
Шактый күп һәм үзенә күрә оригиналь проектлар арасыннан иң яхшыларын сайлап алу да җиңел булмагандыр. Жюри әгъзалары әйтүенчә, һәркайсы да җиңүгә лаек. Әмма иң кызыклысы булып юкка түгелдер (тиздән башкалабыз Универсиаданы кабул итәчәк) реклама-пропаганда, фәнни-танып белү функциясен үтәгән «Электрон туристик атлас» проекты танылды. Аксубай егете, бүгенге көндә ТДГПУ студенты Рафикъ Мөдәрисов беренчелеккә ирешүе өчен күп көч куйган – үз проектын Аксубай районының электрон атласын тәкъдим итү аша яклады. Туган ягыбызның һәр авылына характеристика бирүне, аның территориясендә булган хәлләр турында бәян итүне, табигать ресурслары белән таныштыруны күз алдында тоткан бу проект, һичшиксез, җиңүгә лаек иде.
Чыганак: www.intertat.ru