ТДГПУда “Әдәбиятта һәм мәдәниятта – милли миф” бөтенроссия фәнни конференциясе ачылды
4 May, 2009 Сылу 0
Бүген Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында “Әдәбиятта һәм мәдәниятта – милли миф” дип аталган бөтенроссия фәнни конференция ачылды. Университеттан алынган хәбәрләргә караганда, җыенда Мәскәү, Курск, Иваново, Алма-Ата, Саранск, Чабаксар, Самара, Екатеринбург, Әстерхан, Казан һәм башка төбәк галимнәре катнаша.
Конференциядә әдәбиятта һәм мәдәниятта – Татарстан образы, дөнья әдәбиятында – Россия образы, белем бирү җирлегендә - бөтенроссия һәм этник компонентлар, дөньяның тел төрлелеге һәм башка мәсьәләләр күтәрелер дип көтелә.
Җыен 7 майга кадәр дәвам итәчәк, 5-7 майда конференциядә катнашучылар секцияләргә бүленеп эшләячәк.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru